Сайтның эчтәлеге
Электрон матбугат
Сезнең фикер
Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
Туган телем - иркә гөлемХалкыбыз сүзләр һәм туган тел турында (мәкальләр, әйтемнәр, канатлы сүзләр) Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел. Акыллы сүз алтыннан кыйбат. Аз сүз - алтын, күп сүз - бакыр. Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач сүз ия. Авыз - капка, сүз - җил. Әдәп башы - тел. Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә. Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк. Кеше сүзе кеше үтерә. "Рәхмәт" дигән җылы сүз, тәнне җылытмаса да, җанны җылыта. Сүз - вакытында гына әйтелсә сүз. Сүз иясе белән йөрми. Сүз канатсыз, ләкин оча. Сүз утыз тештән чыга, утыз галәмгә җәелә. Татлы сүз - җан азыгы, ачы сүз - баш казыгы. Тел күрке - сүз. Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә энҗе бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгән коры калыр. Теле татлының дусы күп. Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәк булганны сөйлә. Телләр белгән - илләр белгән. Телнең зиннәте - тугры сүз. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. Тугры сүз - телнең бизәге. Тел байлыгы бай итәр - тел юклыгы юк итәр. Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый. Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган. |
Сайттан эзләү
Һава торышы
|